news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь ресурсларны исәпләү приборларын тикшерү вакытлыча туктатылды

Су, газ, электр һәм җылылык энергиясен исәпләү приборларының хезмәт срогы чыккан очракта да, алар 2021 елның 1 гыйнварына кадәр сафтан чыккан дип саналмый.

Коммуналь ресурсларны исәпләү приборларын тикшерү вакытлыча туктатылды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте пандемия шартларында штраф, пени исәпләүне тыю һәм коммуналь хезмәтләрне чикләргә ярамау турында карар кабул итте. «Күп фатирлы һәм торак йортларда биналарның милекчеләре һәм кулланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең үзенчәлекләре турында»гы 424нче номерлы карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

Документ 2020 елның 6 апрелендә рәсми төстә басылып чыккан. Әлеге документ нигезендә, РФ Хөкүмәте 2021 елның 1 гыйнварына кадәр РФ Хөкүмәте тарафыннан 2011 елның 6 маенда кабул ителгән «Ике тикшерү арасындагы интервал тәмамланган очракта исәпләү приборын сафтан чыккан дип тану турында»гы 354нче номерлы карарына кагышлы төзәтмәләр кертте. Күп фатирлы һәм торак йортларда биналарның милекчеләре һәм кулланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 81.12 пунктының «д» өлешендәге нигезләмәләрнең гамәлдә булу вакытын туктатты.

2021 елның 1 гыйнварына кадәр Хөкүмәт карары (6.04.2020) гамәлгә кергәннән алып ике тикшерү арасындагы интервал тәмамланган очракта су, газ, электр һәм җылылык энергиясен исәпләү приборлары сафтан чыккан дип саналмый, шулай булгач, аларны күрсәтелгән чорда тикшертү кирәкми.

Әлеге чара Россия Федерациясе территориясендә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау максатыннан кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100