news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь хезмәтләрнең фатирга көтмәгәндә тикшерү белән киләчәге хакында кисәттеләр

«Торак фондының сакланышын» тикшерү ешлыгы 3 айга бер тапкырдан да артып китмәскә тиеш.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Коммуналь хезмәткәрләр алдан кисәтмичә генә фатирдагы счетчикларны тикшерергә килергә мөмкин. «Защита» Мәскәү адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Әгәр төрле исәпләү приборларын, шулай ук аларның күрсәткечләрен тикшерү турында сүз бара икән, бу очракта гамәлдәге законнар буенча кулланучыны, фаразланган датаны һәм вакытны күрсәтеп, тикшерү үткәрү датасына кадәр 14 көн алдан кисәтеп куярга кирәк», — диде эксперт.

Миронов билгеләп үткәнчә, гражданин күрсәтелгән датадан баш тартырга һәм фатирга килү өчен үзенә уңайлы вакытны тәкъдим итәргә мөмкин. Коммуналь хезмәтләрнең абонентның фатирына алдан килешенгән вакытта керергә хакы бар. «Торак фондының сакланышын» тикшерү ешлыгы 3 айга бер тапкырдан да артып китмәскә тиеш.

Аның сүзләренчә, визит датасы турында килешеп булмаса — фатирга тикшерү белән килеп тә, ә тикшерүчеләрне кертмәгәннәр икән, бу очракта алар акт төзеп, судка мөрәҗәгать итәчәк. Суд исә коммуналь хезмәткәрләрне фатирга кертү турында карар чыгарачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100