news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коммуналь хезмәтләргә арткан бәя инфляция күләменнән зур булмаячак

Бәяләр еллык күрсәткечләрдән чыгып караганда 4 процентка артыр дип фаразлана.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2017 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту хакында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткән иде инде. Бүген Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республиканың икътисад министры урынбасары Олег Палевин коммуналь хезмәтләргә бәяләр 6,1 процентка артса да, уртача еллык күрсәткечләр буенча, 4 проценттан артып китмәячәк дип белдерде. Бу исә фаразланган инфляция күләменнән югары булмаячак.

"Электр энергиясен куллануга бәя арту яңа көчләрне кулланылышка кертү һәм электр челтәрләрен тәртиптә тотуга бәйле", - дип аңлатма бирде министр урынбасары бу мәсьәләгә карата.  

news_right_1
news_right_2
news_bot