news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны арттырмаска тәкъдим ителде

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе коронавирустан зыян күргән тармаклар исемлегенә керде.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифлар 2019 ел дәрәҗәсендә калырга мөмкин. Бу турыда Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Владимир Якушев сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләреннән файдаланган өчен тарифларны күтәрмәү, халыкның түләүләрен арттырмау инициативасы бар», — диде Владимир Якушев. Аның сүзләренчә, әгәр мондый карар хупланса, тармак акчага кытлык кичерәчәк.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев хөкүмәткә 2020 елның икенче яртысында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүнең 2019 ел дәрәҗәсендә үзгәрешсез саклап калырга тәкъдим итте. Ул бу уңайдан Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин исеменә хат юллаган.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе коронавирустан зыян күргән тармаклар исемлегенә керде.

2019 елның октябрь ахырында Россия Хөкүмәте 2020 елга субъектларда торак-коммуналь хуҗалык тарифларын күтәрү индексын раслады. Документ буенча, Мәскәүдә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре иң күбе 5 процентка, Мәскәү өлкәсендә 4,1 процентка кыйммәтләнергә тиеш. Иң югары тариф Чечняда (6,5 процент), ә иң түбәне Ненец автоном округында (2,4 процент) планлаштырылган.

Россиядә 2020 елның 1 июленнән торак-коммуналь хуҗалык тарифлары уртача 4 процентка артачак, дип билгеләп үтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100