news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүчеләрнең бердәм мәгълүмат базасын булдырачаклар

Бердәм системаны 2020 елның апрелендә эшләтергә ниятлиләр.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүчеләрнең шәхси мәгълүматларының электрон базасын булдырырга планлаштыралар. Бу хакта Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Пахомов сөйләде, дип яза «Известия».

Аның сүзләренчә, бердәм системаны 2020 елның апрелендә эшләтергә ниятлиләр.

«Төзелеш министрлыгы әлеге мәсьәләне Дәүләт Думасы депутатлары белән хәл итә», — диелә хәбәрдә.

Хәзер торак-коммуналь хуҗалык структураларында йортларда яшәүчеләр турында тулы мәгълүмат юк. 1 октябрьдә илдә  җавап бирүченең идентификаторларын (СНИЛС, паспорт, ИНН һәм номерларын һ.б.) бирмичә генә Арбитраж судына дәгъва бирергә мөмкинлек бирми торган закон үз көченә керә.

Идарәче компанияләр, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, шулай ук капиталь ремонт һәм чүп җыю буенча региональ операторлар яңа системадан бушлай файдалана алачак. Әлегә базага нинди мәгълүмат кертү буенча фикер алышалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100