Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы чирмешәнлеләргә чит илгә юл ябык
Июнь башына торак-коммуналь хезмәтләр өчен (су белән тәэмин итү, чүп чыгару, ТСЖ түләүләре) район буенча барлыгы 393 мең 700 сум бурыч җыелган.
(Чирмешән, 23 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы чирмешәнлеләргә чит илгә юл ябык. Июнь башына торак-коммуналь хезмәтләр өчен (су белән тәэмин итү, чүп чыгару, ТСЖ түләүләре) район буенча барлыгы 393 мең 700 сум бурыч җыелган. Шуның 292 меңе, 74 проценты Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләрнеке, дип яза район газетасы.
Әҗәтлеләр арасында район үзәгендә яшәүчеләр күп. Ә менә Иске Котыш авыл җирлеге бу яктан иң ”чистасы”, анда явыз түләмәүчеләр юк. Кармыш, Иске Кади, Ульяновка, Яңа Кади, Түбән Кәминкә, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә дә халык коммуналь хезмәтләр өчен вакытында исәп-хисап ясап барырга тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз