news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммерцияле булмаган оешмаларга республика гранты өчен 20 млн сум акча бүленгән

Социаль проектларда катнашу өчен гариза бирү вакыты 11 майда төгәлләнә.

Коммерцияле булмаган оешмаларга республика гранты өчен 20 млн сум акча бүленгән
Михаил Захаров

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). ТР Министрлар Кабинетының социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә торган грантлар күләме арткан һәм ул 20 миллион сум тәшкил итә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Узган елның декабрь аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проектларны үстерү өчен бюджеттан 20 млн сум акча бүленәчәк дигән иде һәм сүзендә торды”, – диде ТР Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин.

Коммерцияле булмаган оешмалар арасында социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен республика грантын алуга конкурс 2010 елдан бирле үткәрелә.

“Конкурсның максаты – коммерцияле булмаган оешмаларга социаль проектларны булдыруда ярдәм, социаль проблемаларны хәл итү, яңа социаль, мәдәни һәм белем бирү, идарә технологияләрен табу. Грант алу өчен эшләнгән социаль проектлар торган саен зуррак нәтиҗәләр күрсәтә һәм бу технологияләр дәүләт, муниципаль секторга әйләнеп, социаль өлкәнең төрле сфераларында, көндәлек тормышта кулланыла башлый", - диде ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, 2010 елдан башлап, конкурска 1335 социаль проект тәкъдим ителгән. Шуның 475 җиңүче дип табылган һәм гомуми  суммасы 67,8 млн сум булган грант бирелгән. 

“Быел конкурс эшләре 9 юнәлеш буенча 23 номинациядә кабул ителә. Алар хакында тулырак мәгълүматны министрлык сайтыннан укырга мөмкин. Шунысын әйтергә кирәк, быел грантлар суммасы артты. Былтыр 212 гариза кабул ителгән иде. Шуның 55е социаль ярдәм, балалар һәм аналарны социаль тәэмин итү темасына багышланды. Быел без активлык зуррак булыр дип көтәбез”, – диде министр.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, коммерцияле булмаган оешмаларның социаль проектларын гамәлгә куюга багышланган проектларга грант оту өчен гариза бирү вакыты 11 майда төгәлләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100