news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммерцияле булмаган оешмалар Мәскәүдәге съездда уңай тәҗрибәләре белән уртаклашачак

Чарада меңнән артык делегат – коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашачак.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Коммерцияле булмаган оешмаларның 10нчы – юбилей съездында Россиянең барлык төбәкләреннән меңнән артык делегат – коммерцияле булмаган оешма вәкилләре катнашачак. Чара 11-13 февральдә Мәскәүдә - «Мәскәүнең сугыш һәм кораллы көчләр ветераннары (пенсионерлары) йорты» Дәүләт-иҗтимагый берләшмәсе мәйданчыгында узачак. Бу хакта Коммерцияле булмаган оешмалар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегатлар Россия Президенты Владимир Путинның «2024 елга кадәрге чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указында бәян ителгән социаль бурычларны хәл итүдә коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген активлаштыру, шулай ук гражданнар җәмгыяте институтларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү системасын камилләштерү, коммерцияле булмаган секторда социаль эшкуарлыкны үстерү, коммерцияле булмаган оешмаларның халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүенә (һ.б.) кагылышлы тәкъдимнәр әзерләячәк һәм алар хакында фикер алышачак.

Моннан тыш, коммерцияле булмаган сектор һәм тармакара хезмәттәшлекне үстерүдә иң яхшы төбәк икътисади практикалары һәм модельләрен, шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларның хакимият һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән хезмәттәшлек итү проектларының иң яхшы үрнәкләрен үз эченә алган күргәзмә оештырылачак.

Съезд барышында төрле форматтагы 20дән артык чара, шул исәптән практикумнар, түгәрәк өстәлләр һ.б. узачак. Чараны әзерләүдә илнең 300дән артык коммерцияле булмаган оешмасы катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100