news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммерцияле булмаган оешмалар арасында субсидия алуга конкурс башлана

Аларга 23,8 миллион сум акча бүлеп биреләчәк

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Иртәгә Татарстандагы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында субсидия алуга конкурс башлана. Анда катнашу өчен заявкаларны 35 календарь көн дәвамында ТР Икътисад министрлыгына тапшырырга кирәк. Заявка тутыру, кирәкле документлар исемлеге ТР Икътисад министрлыгы сайтында күрсәтелгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева хәбәр итте.

Татарстанда барлыгы 5,5-6 мең тирәсе коммерцияле булмаган оешма бар, шуларның 400 гә якыны социаль юнәлештәге эш алып бара. Узган ел, РФ Президенты үткәргән шундый конкурста Татарстаннан 146 оешма катнашкан һәм 22 се җиңү яулаган, аларга гомуми 24 миллион сумга якын акча бирелгән. Республика күләмендә уздырылган конкурста былтыр 153 коммерцияле булмаган оешма катнашкан, шуларның 81 е җиңеп, гоммумән, 10 миллион сумга якын акча алган. Моннан тыш, республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 26 миллион сум да коммерцияле булмаган оешмалар арасында конкурс уздыру юлы белән бүленгән. Бу хакта РТ Җәмәгать Палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. “Быел, РФ Президенты грантын 18 коммерцияле булмаган оешма алды, аларга барлыгы 19 миллион сум күләмендә акча бирелде”, - диде ул.

Сәрия Сираҗиева сүзләренчә, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның эше 12 номинация буенча каралачак. Җиңүчеләргә акча исә РТ бюджетыннан бүлеп бирелә.

Конкурста катнашырга теләгән социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар сорауларын 524-91-84, 524-91-86 телефоннары аша шалтыратып бирә ала.

Заявкалар 14 октябрьгә кадәр (14 ен кертеп) кабул ителә. 15-24 октябрь атналыгында субсидия алырга конкурста катнашучыларның заявкаларын һәм проектларын иң беренче икътисад министрлыгында, аннан соң экспертлар комиссиясе караячак. 8-13 ноябрь көннәрендә ТР Икътисад министрлыгы порталында җиңүчеләр исемлеген һәм аларга бирелгән грант суммаларын карарга мөмкин булачак. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында быел 23,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу бер җиңүчегә якынча 200-300 мең сум туры килә дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100