news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Коммерсантъ» газетасының элеккеге журналисты Владимир Соловьев эзләүгә бирелде

«Коммерсанть» газетасының элеккеге журналисты Владимир Соловьев Россия Эчке эшләр министрлыгының эзләү базасына кертелгән. Карточкада ул «УК маддәсе буенча эзләнә» дип күрсәтелгән, әмма конкрет маддә аталмаган.

Хокук саклау органнарындагы чыганак ТАССка сүз «кирәкмәгән оешмада» катнашуда гаепләү турында барырга мөмкин, дип хәбәр итте. Мәскәүнең Савелов суды Соловьевны читтән торып кулга алды.

Владимир Соловьев «Коммерсантъ»та 2020 елдан 2024 елга кадәр эшләгән. Хәзерге вакытта Россия Федерациясеннән читтә яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot