news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Коммерсантъ»: Эшләмәүче кешеләрнең пенсиясе 7,5 процентка артачак

«Коммерсантъ»: Эшләмәүче кешеләрнең пенсиясе 7,5 процентка артачак
Фото: © "Татар-информ"

2024 елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,5 процентка – инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы РФ Социаль фондының бюджет проектына сылтама белән хәбәр итә.

Индексациядән соң мондый пенсиянең уртача күләме, яңадан исәпләгәннән соң проектның элеккеге версиясе белән чагыштырганда 1,6 меңгә артып, 23,4 мең сум тәшкил итәчәк. Документ нигезендә, 2024 елда пенсия түләүгә 10 триллион сум акча планлаштырылган.

Моннан тыш, проектта әйтелгәнчә, эш бирүчеләр өчен иминият взносларының бердәм тарифын кертү, гражданлык-хокукый характерындагы килешү хезмәткәрләре өчен взнослар буенча кагыйдәләрне катгыйландыру һәм бюджеттан тыш фондларны берләштерү больничный, декрет акчалары, шулай ук бала тәрбияләү өчен каралган түләүләрнең күләме артуга китерәчәк.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин 2023 елның май ахырында кайбер пенсияләрне гариза язмыйча билгеләү турындагы законны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100