news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Рәисе грантына гаризалар кабул итү башланды

Республика комиссиясе 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән Татарстан Рәисе грантларын алу буенча конкурска гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Бу хакта ТР Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс гражданлык инициативаларын үстерүгә өлеш кертә торган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү өчен уздырыла. Гаризаны 2025 елның 17 апреленнән 31 маена кадәр бирергә мөмкин.

Оештыручылар гариза бирүне озакка сузмаска киңәш итә, чөнки проектны дөрес рәсмиләштерергә, экспертлар җәлеп итәргә һәм кирәкле ярдәм хатларын җыярга өлгерергә кирәк, бу җиңүгә шансларны арттырачак.

Конкурска нәтиҗәләр август ахырында ясала, ә җиңүчеләр үз проектларын 2025 елның 1 ноябреннән гамәлгә ашыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100