news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Комиссия һәм кулланучы фикере тәңгәл килде

Иң әйбәт аракы Татарстанныкы. Республиканың ведомствоара дегустация комиссиясе бертавыштан шундый фикергә килде

(Казан, 20 ноябрь, “Татар–информ”). Иң әйбәт аракы Татарстанныкы. Республиканың ведомствоара дегустация комиссиясе бертавыштан шундый фикергә килде. Бу атнада Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясендә әлеге комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Комисия әгъзалары башкаланың төрле сәүдә үзәкләреннән сатып алынган 18 аракы төрен бәяләделәр. Белгечләр, дегустация өчен товар кулланучы күзлегеннән чыгып сайланганда нәтиҗәләр чынбарлыкка якынрак була дип саный. Продукциянең 11е үзебездә җитештерелгән, 7 се чит өлкәләрдән кертелгән һәм 90 сумнан 140 сумга кадәр бәя аралыгында иде.
Дегустация комиссиясе эше ябык формада ике сәгать дәвам итте. Ягъни комиссия әгъзалары нинди аракы тәмләгәннәрен белмәделәр: бөтен продукция махсус номерланган, бер үк төрле савытларга салынган иде. Мондый дегустация вакытында үзара сөйләшүләр дә тыела, фикерләр кәгазьгә языла.
Нәтиҗәдә, беренче өч урынны республикада җитештерелгән аракы төрләре яулады. Шунысы кызык, дегустация комиссиясе фикере, кулланучы фикереннән чыгып төзелгән иң күп сатылучы аракыларның рейтингы белән тәңгәл килде.
“Дегустация өчен сайланган бөтен аракы төрләренең сыйфаты якынча бер үк. Лидер һәм аутсайдер арасында аерма 0,26 баллдан артмый. Бу - исемлек соңындагы продукцияне дә сыйфатсыз дип әйтеп булмый дигән сүз. Мондый нәтиҗәләр бик еш булмый. Шулай ук лидерлар арасында Татарстан аракысының булуы да сөендерә. Бездә, димәк, сыйфатлы аракы ясый беләләр,” – дип нәтиҗә ясады, республиканың ведомствоара дегустация комиссиясе эшенә Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Аида Черкашина.
Дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы декабрь аенда көтелә. Яңа ел алдыннан шампан шәрабын бәялиячәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100