news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Комиссариатка повестка буенча килмәүчеләргә машина йөртү таныклыгы бирмәскә мөмкиннәр

Повестка алган, әмма хәрби комиссариатка килмәгән гражданнар машина йөртү таныклыгы ала алмаячак. Мондый таләпләр билгели торган боерык проектын Эчке эшләр министрлыгы эшләгән. Ул норматив актлар проектлары порталында җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен урнаштырылган. «Российская газета» шул турыда яза.

Мондый тәкъдим повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән гражданнарга гына түгел, ә хәрби исәпкә алынырга тиеш булган, әмма исәпкә басмаган кешеләргә дә кагыла. Алар бу бурычын үтәгәннән соң гына машина йөртү таныклыгы ала алачак.

Машина йөртү таныклыгы алу мөмкинлеген чикләүдән тыш, закон автомобильгә кагылышлы теркәү гамәлләрен үткәрүгә дә чикләү билгеләгән.

Димәк, повестка буенча килмәүче үз бурычын үтәгәнче, машинасын исәпкә куя да, исәптән чыгара да алмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100