news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коминың Усинск мәчетендә «Мәрхәмәт» хәйрия акциясе башланды

Коми Республикасының Усинск шәһәре мәчетендә «Мәрхәмәт» хәйрия акциясе башланды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коми мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Вәлиәхмәт Гаязов катнашучыларны сәламләде, күпьеллык хезмәттәшлек һәм милләтара тынычлыкны, татулыкны саклауга һәм ныгытуга юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Коми Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте адресына изге эшләре өчен администрациянең Мәдәният һәм милли сәясәт идарәсе, шәһәрнең мөселман җәмәгатьчелеге попечительләр советы, Усинск шәһәренең балалар йорты вәкилләре, Усинск сугыш һәм хезмәт ветераннарының, хокук саклау органнары һәм Кораллы көчләре иҗтимагый оешмасы рәисләре һәм «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте» оешмасы вәкилләре рәхмәт сүзләре белдерде.

«Мәрхәмәт» хәйрия акциясенә 10 апрельдә йомгак ясау планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100