news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коминың Татар милли-мәдәни автономиясенә нигез салган Тәүфыйк Бәдретдинов вафат

Мәрхүм туган ягы — Апас районы Багыш авылында җирләнәчәк.

Коминың Татар милли-мәдәни автономиясенә нигез салган Тәүфыйк Бәдретдинов вафат
Гөлфирә Бәдретдинованың шәхси архивыннан

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Коми Республикасының Татар милли-мәдәни автономиясенә нигез салучыларның берсе, Усинск шәһәрендә беренче тапкыр Сабантуй оештырган Тәүфыйк Бәдретдинов вафат булган.

«62 яшь иде. Хастаханәгә 3нче ноябрьдә кергән иде, 15нче ноябрьдә китеп тә барды. Ковидтан вафат булды. Бик тиз җан бирде. Исән-сау булсак, иртәгә Сыктывкар шәһәренә алып кайтып, машинада туган ягы — Татарстанның Апас районы Багыш авылында җирләргә ниятлибез, Аллаһ теләсә», — диде мәрхүмнең тормыш иптәше Гөлфирә Бәдретдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тәүфыйк Бәдретдиновны армиядә хезмәт иткәннән соң Коми Республикасына комсомол төзелешләренә җибәргәннәр. «42 ел эшләде. Ике кызыбыз — Гөлназ белән Эльмира да шунда туды. Ирем татар автономиясенең беренче оештыручыларыннан санала. 1996 елда аның тырышлыгы белән Усинск шәһәрендә беренче тапкыр Сабантуй оештырылды. Соңгы елларга кадәр шул эш белән янып йөрде», — диде ул.

«Бик яхшы кеше иде. Бөтен кешегә ярдәм итәргә тырышты. Авылларда мәчетләр салганда, балалар йортларына акчалата булышты. Аның белән хушлашырга шәһәр башлыгы, оешма җитәкчеләре, автономия кешеләре киләчәк», — дип сөйләде Гөлфирә Бәдретдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100