news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Комил Сираҗетдинов: Бер-беребезнең телен аңласак, киләчәктә дуслык хөкем сөрер иде

Башкортстан эшкуары, җәмәгать эшлеклесе Комил Сираҗетдинов эшмәкәрлек белән бергә фәнни эшчәнлек тә алып бара.

Комил Сираҗетдинов: Бер-беребезнең телен аңласак, киләчәктә дуслык хөкем сөрер иде
Фото: © Комил Сираҗетдинов архивыннан

«Үзбәкстанда сатучылык, эшмәкәрлек – бик алга киткән күренеш. Күпчелек халык базар мөнәсәбәтләре белән шөгыльләнә. Эшмәкәрлеккә кереп китүемнең башлангычы шуннандыр.

Кечкенә чакта эшмәкәр булам дигән теләк тә булгандыр, бәлки. СССРның таркалу чорлары. Без дус малай белән почтадан ничәдер тиенгә маркалар сатып алабыз да, шуны мәктәпкә алып килеп, 1 сумга сатабыз. Берсендә мәктәп директоры чакыртып алып: «Егетләр, сез спекуляция белән шөгыльләнәсез бит», – дип сүккән иде. Шул вакытта ук үзебезне бу юнәлештә күрсәтергә теләү чаткылары булгандыр инде.

Әмма эшмәкәрлек белән шөгыльләнү мине төп белгечлегем – телдән, фәннән ераклаштырмый, социаль мәсьәләләрне хәл итәргә комачауламый. 2012 елда мин үзем укыган мәктәптә стипендия булдырдым. Ел саен авыл мәктәбендә иң яхшы укыган укучыларга стипендияләр тапшырабыз.

Мин инвестицияләр һәм туризмны үстерү буенча Краснокама районы хакимияте рәисе башлыгы ярдәмчесе, киңәшчесе булып торам. Районыбыз аша безне Татарстан белән тагын да ныграк бәйләүче Чулман (Кама) елгасы ага. Хәзерге вакытта шушы елгадагы пристаньне яңарту буенча эш алып барабыз. Элек аннан Сарапул, Актаныш, Чаллы, Казанга метеорлар, теплоходлар йөреп торган. Безнең дә су туризмын яңадан популярлаштырасыбыз килә.

Фәнне дә икенче яки өченче урынга калдырганым юк, барысын да параллель алып барырга тырышам. 2000 елларда төрле социаль сорашуларда катнашып, профессорлар белән аралашып, «соискатель» булып тордым. Башкортстанда яшәүче милләтләрне өйрәндем, бу хакта фәнни эш яздым. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре, үз теле бар. Бер-беребезнең телен аңласак, төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең тарихын, мәдәниятен өйрәнсәк, киләчәктә дуслык-татулык хөкем сөрер иде, дигән аксиома бар миндә», – дигән ул.

Комил Сираҗетдинов белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot