news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Комида әйләнгән автобуста 8 казанлы булган

Төнлә Куратово – Широкий Прилук трассасында 49 пассажир утырган «Мерседес» автобусы кюветка төшкән һәм әйләнгән.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Куратово – Широкий Прилук трассасында 49 пассажир утырган «Мерседес» автобусы кюветка төшкән һәм әйләнгән.  5 олы кеше һәм бер бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Коми Республикасында әйләнгән автобуста 8 казанлы булган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Коми Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Зыян күрүчеләр арасында балигъ булмаган казанлы да булган, баланы табиблар амбулатория дәвалавына җибәргән.

Шулай ук Чабаксар һәм Пермь кешеләренең хастаханәгә салынуы билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot