news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Комида рельслардан чыккан поезд вагоннарында зыян күрүчеләр 70 кешегә кадәр арткан

Комида Воркута–Новороссийск пассажир поездының тугыз вагоны рельслардан чыгып авуы нәтиҗәсендә якынча 70 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТАСС хокук саклау органнарына сылтама белән.

Поезд составында барлыгы 14 вагон, анда 232 пассажир булган. Элегрәк 15 кеше зыян күргән, һәлак булучылар юк, дип хәбәр ителгән иде.

Воркута–Новороссийск поезды белән килеп чыккан хәлнең якынча сәбәбе – явым-төшем күп булу аркасында тимер юл полотносының су белән ашалуы, дип хәбәр итә «Россия тимер юллары». Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100