Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Комида автобус кыргый җәнлек аркасында һәлакәткә очраган булуы мөмкин
Автобус йөртүче белдергәнчә, юлга кинәт эт яки төлке йөгереп чыккан.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Комида автобус кинәт юлга йөгереп чыккан кыргый җәнлек аркасында һәлакәткә очраган булуы ихтимал. Юл-транспорт һәлакәтендә 12 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә ТАСС.
Автобус йөртүче белдергәнчә, юлга кинәт эт яки төлке йөгереп чыккан. Ул тормозга баскан һәм автобус кюветка төшеп киткән.
Элек «Татар-информ» агентлыгы Куратово – Широкий Прилук трассасында 49 пассажир утырган «Мерседес» автобусы кюветка төшкән һәм әйләнгән, дип хәбәр иткән иде. 5 олы кеше һәм бер бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз