news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Коми татарлары Сабан туен июньнең беренче яртысына билгеләгән
Республикада ун меңнән артык татар исәпләнә.
Скопировать ссылку
(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Быел Коми Республикасында Сабан туен 11 июнь көнне билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта Ухта шәһәре татарлары һәм башкортларының "Бердәмлек" милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
2010 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча, Коми Республикасында 10 меңнән артык (10779) татар исәпләнә. Татарлар әлеге җирлектә сан ягыннан (рус, комилылар, украиналылардан тыш) - дүртенче урында.
Ухтада исә ике меңнән артык татар һәм башкорт булуы билгеле. Аларны берләштергән "Бердәмлек" оешмасы 2002 елдан алып ел саен милли бәйрәм - Сабан туе оештыра. Биредә ул хәмерсез уза, диелә хәбәрдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot