news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коми татарлары һәм башкортлары корылтайга җыела

Милли-мәдәни автономия оешуга 20 ел тулуга багышланган һәм Сыктывкарда узачак чарага Татарстаннан да кунаклар көтәләр.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Коми татарлар һәм башкортларының милли-мәдәни автономиясе оешуга 20 ел тула. Шул уңайдан алар корылтайга җыела. Моннан тыш, биредә Татар мәдәнияте көннәре дә үткәреләчәк. Бу хакта Коми Республикасы Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итә. 
 
Түгәрәк дата уңаеннан, 29 сентябрь көнне Комида яшәүче татарлар һәм башкортларның корылтае оештырылачак. Сыктывкарда уздырылачак җыенга Усинск, Ухта, Вуктыл, Воркута, Печора, Емва һәм Визингтан милләттәшләр килүе көтелә. 
 
Корылтай утырышында җирле татар оешмалар эшчәнлеге белән танышу, башкорт төбәк автономиясе төзү мәсьәләсе каралачак. 
 
Бәйрәмнең икенче өлешендә мәдәни чаралар каралган. Татар мәдәнияте көне уңаеннан, күргәзмәләр, концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Халыклар дуслыгы йортында фотосурәтләр күргәзмәсе һәм кул эшләнмәләре экспозициясен күрергә мөмкин булачак. Мәдәни чараларда Комидан гына түгел, Татарстаннан да катнашучылар көтелә.
 
  • 20 ел эчендә милли-мәдәни автономия Коми Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында, шулай ук, Ненец автоном округының Нарьян-Маре каласында филиаллар оештыруга ирешә. Шәһәрләр һәм районнар хакимиятләре, Коми Хакимияте, Татарстан, Башкортстан Хакимиятләре белән тыгыз элемтә урнаштырылган.

"Автономия Коми Хакимияте, республиканың Милли сәясәт министрлыгы ярдәме белән, татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга, яшь буында халыклар мәдәниятләренә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән мәдәни һәм белем бирү чаралары уздыру белән мәшгуль", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100