news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коми Республикасы Ухта шәһәре татар һәм башкортлары Сөмбеләне бәйрәм итте

"Биредә аеруча җылы мохит иде. Без бер-беребезгә кунакка килгән кебек булдык", – дип сөйләде Сөмбеләдә катнашучы Зәлилә Зарипова.

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 23 сентябрьдә Коми Республикасы Ухта шәһәре татар һәм башкортлары уңыш бәйрәмен уздырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Бердәмлек” татар һәм башкорт милли-мәдәни автономиясе вәкиле, чараның оештыручысы Илгиз Бикбаев хәбәр итте.

“Бердәмлек” татар һәм башкорт милли бәйрәмнәрен читтә калдырмый. Бу очракта да алар уңыш бәйрәмен зурлап бәйрәм иткән.

“Бәйрәм Сөмбеләнең тарихын искә төшерү белән башланып китте. Аннан соң, бәйрәмнең иң булган, иң чибәр кызын – Сөмбеләне сайлауга керештек. Сөмбелә булып, бәйрәмнең алып баручысы Линара Сарапулова сайланды”, – дип сөйләде Илгиз Бикбаев.

Автономиянең “Райхан” исемле хатын-кызлар клубы вәкилләре бу бәйрәмдә үз бакчаларында җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне үстерү серләре белән дә бүлешкән, милли җырлар җырланган һәм шигырьләр укылган. Бәйрәм табындагы ризыклардан авыз итү белән тәмамланган.

“Бәйрәм безгә шулкадәр ошады. Без милли киемнәрдән җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек. Сөмбеләгә багышлап күп кенә табышмаклар әйтештек. Биредә аеруча җылы мохит иде. Без бер-беребезгә кунакка килгән кебек булдык”, – дип сөйләде Сөмбеләдә катнашучы Зәлилә Зарипова.

Коми Республикасы Ухта шәһәренең “Бердәмлек” татар һәм башкорт милли-мәдәни автономиясе 1998 елның 11 июнендә оеша. Автономия шәһәрнең 2 мең тирәсе татар һәм башкортларын берләштерә. Автономиянең максаты – татар һәм башкорт милләтләренең этник үзенчәлеген, телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100