news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коми мөфтие: Равил хәзрәт бөтен мөселман әһелләренә әти кебек

Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасына кабат Равил хәзрәт Гайнетдин сайлануына шат булуын белдерде.

«Равил Гайнетдин – ул инде Аллаһ кешесе, аңа шундый зур эш йөкләнгән, ул шул эшне әйбәт кенә алып бара. Равил хәзрәт – бөтен мөселман әһелләренә әти кебек. Аңа карап, без дә үз эшебездә алга барабыз. Равил хәзрәт сайлануына шатмын», – диде Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповка.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, Равил хәзрәттән башка бүтән кешене бу вазифада күз алдына китерү кыен да. «Ул безнең нәзарәткә тагын биш елга җитәкче итеп куелды. Аны гомерлеккә куярга кирәк, нигә аны биш ел саен сайларга?» – дигән фикере белән уртаклашты.

Вәлиәхмәт хәзрәт төбәкләрендә төп бурыч татарларны мәчетләргә китерү, укыту булуын әйтте. «Төрле кеше бар. Телне дә, динне дә белмәүчеләр бар. Шул ук вакытта русча сүзгә гел татарча җавап бирүчеләр дә бар», – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100