news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коми халкы туган телне ата-аналар рөхсәте белән дә укыта алмаска мөмкин – коми лингвисты

Фин-угор телләрен саклау юнәлешендә эшләгән белгеч фикеренчә, Коми республикасында туган телләрне укыту буенча каршылык яңа яссылыкта дәвам итә.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Коми республикасы мәктәпләрендә туган телне хәтта ата-аналар рөхсәте булганда да укытып булмаска мөмкин. Бу хакта Фин-угор телләренең яшәешенә мәгълүмати ярдәм халыкара лабораториясе хезмәткәре (Сыктывкар) Вячеслав Степанов “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Вячеслав Степанов – аның паспорттагы исеме, республикада ул комича исеме - Ӧньӧ Лав буларак билгеле. Аның әйтүенчә, мәктәпләрдә коми телен укыту-укытмау мәсьәләсен күпчелек ата-аналар тавыш бирү юлы белән хәл итә дигән карар кабул ителгән. Шул рәвешчә, коми теле дәүләт теле буларак та укытылудан туктаган, ана теле буларак та укытылырга киртә бар. Вячеслав Степанов бу күренешне “туган телне укыту көрәшендәге яңа юнәлеш” дип бәяләде.

-Туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру турындагы закон проектына Сез нинди мөнәсәбәттә?

-Туган телләрне укытуны ата-аналар ирегенә калдыру турындагы закон проектына мин тискәре карыйм. Әлегә кадәр ата-ана үз баласын мәктәпкә биргәндә баласының туган теле нинди икәнен белә иде. Шуңа карамастан, Россиянең төп халыклары балалары белемне туган телләрендә түгел, рус телендә алды. Бу закон проектының яңалыгы нәрсәдә соң? Туган телләрне укыту рус теленә зыян салмаска тиеш диләр канунны чыгаручылар. Бу сүзләре белән алар туган телләре рус булмаган халыкларда Россия Федерациясенең дәүләт теленә карата янау күрүләрен ачык белдерә. Димәк, шушы сүзләре белән дәүләт закон нигезендә башка телләргә карата негатив позициясен белдерә.

-Сез ничек уйлыйсыз, илдә ни сәбәпле мондый вазгыять туды? Ни өчен туган телләрне укыту мәсьәләсе бик кискен калкып чыкты?

-Безнең Республика өчен барлык әһәмиятле сораулар да Россия Федерациясе Президенты администрациясендә хәл ителә. Илдә тотрыксызлык булганда, хакимияткә халык белән идарә итәргә җиңелрәк. Халык та тынычсыз хәлләргә бирелеп, тышкы һәм эчке янаулардан ил җитәкчелеге генә саклый ала дип уйлый.

-Туган телләрне ата-аналар иреге белән укыту турында закон проекты кабул ителсә, моның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

-Закон проекты кабул ителсә, дәүләт Россия Федерациясенең рус булмаган телләрен киләсе буынга тапшыру процессында катнашудан баш тартачак. Туган телне ирекле рәвештә өйрәнү мөмкинлеге саклана, әмма дәүләт туган телләр рус теленә зыян китерә дигәнгә күрә күпчелек ата-аналар һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре дәүләт санкцияләренә каршы бармый.

Икенче яктан, битараф булмаган кешеләрнең реакциясе радикаль формаларга китерү варианты да бар.

-Коми теле 2017 елга кадәр ничек укытыла иде?

-Коми республикасы законнары буенча коми телен укыту мәҗбүри. Ул яки туган тел буларак (атнасына 3 дәрес коми теле һәм 2 сәгать коми әдәбияты) яки дәүләт теле буларак (2 сәгать, төньяктагы шәһәрләрдә, махсус уку йортларында – 1 сәгать) укытыла. Башка предметлар рус телендә. Коми телен туган тел яки дәүләт теле итеп укытуны сайлау белем бирү учреждениесенең мөмкинлекләренә һәм муниципаль берәмлек халкының милли составына нигезләнә. Заманча коми теле китаплары бастырып чыгару буенча зур эшләр башкарылды, әмма процессны төбәк түрәләр тоткарлый. Хәзерге вакытта Сыктывкар университетында коми телен дүрт укытучылы бердәнбер кафедра яклый һәм саклый.

Республика хакимияте 2017 елның октябрендә коми теле 2018 елдан башлап ирекле рәвештә укытылачак дигән карар чыгарды. Бу коми халкының җитәкчелеккә карата тискәре мөнәсәбәтле булган чакка туры килде. Шуның нәтиҗәсе буларак, коми халкы үз телен саклап калу максатыннан имзалар җыя башлады, социаль челтәрләрдә активлашты, митинглар һәм җыелышлар оештыра башлады. Вазгыятнең контрольдән чыгуын күреп, Коми Республикасы башлыгы администрациясе гафу үтенде һәм шау-шу күтәргән карарны бераз туктатып торды. Шул ук вакытта туган тел мәсьәләсенә карата булган игътибарны бераз киметү максатыннан, пиар компания башланды - Коми башкаласы Сыктывкардан Ухтага күчә дигән сүз тараттылар.

Президент сайлау вакытында республика хакимияте туган телне мәҗбүри укытуга карата булган барлык сорауларны караудан тукталып торды.

Чишелмәгән проблема ике нәтиҗәгә китерде. Бер яктан, коми телен бар җирдә дә мәҗбүри укыдылар. Икенче яктан, күпчелек белем бирү учреждениеләрендә коми теле буенча өй эшләре бирүне һәм билге куюны гамәлдән чыгардылар. Бу хәлләр, берсүзсез, укучыларның коми теленә мөнәсәбәтләрен үзгәртте.

Президент сайлангач, коми теленә басым ясау дәвам итте. Бу юлы гибрид формада. Матбугатта киләсе уку елыннан коми теле ата-ана теләге буенча гына укытылачак дигән мәгълүмат таралды. Мәгариф министрлыгы яшерен анкеталар уздырырга киңәш итте. Анда бер сорау - коми телен мәҗбүри укытыргамы, яки альтернатив предмет итеп калдырыргамы. Бу анкета бернинди дә хокукка ия түгел, чөнки ул Коми Республикасының ким дигәндә генә дә ике канунын боза. Канун буенча, ике дәүләт теле дә мәҗбүри рәвештә барлык белем бирү оешмаларында да укытылырга тиеш. Гаепле булып калмасын өчен, Коми җитәкчелеге канунга үзгәрешләр кертергә ашкынды. Нәтиҗәдә, коми теле республика мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә укытылмаячак. Коми халкы каршы килсә дә, җитәкчелек канунны үзгәртүдән баш тартмады.

Яңалыклар яз ахырында яки җәй башында кертеләчәк. Коми халкының ачык протесты әлегә күзәтелми, бу, мөгаен, бик актив кешеләргә карата кабул ителгән чаралар белән бәйледер.

-Коми җәмәгатьчелеге нинди карар кабул итәргә җыена?

-Хәзерге заманада туган телне саклап калу мөмкин, әмма моның өчен дәүләт үзенең турыдан-туры бурычларын үтәргә тиеш. Ягъни, туган телне яклау, саклау һәм үстерү – ул дәүләтнең бурычы. Югыйсә маргинализациядән котылып булмаячак.

Коми Республикасында төп халык чын хакимияткә һәм эре бизнеска якын килә алмый. Коми җәмгыяте бары тик үз позициясен генә белдерә ала. Республика җитәкчелеге федераль үзәкнең Конституциядә язылмаган боерыкларын үти. Җәмәгатьчелек коми телен саклап калу өчен көченнән килгән барлык әйберне дә эшләргә әзер, әмма дәүләт тарафыннан ярдәм булмагач, бу бик авыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100