news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Көмеш кыңгырау» газетасының яңа баш мөхәррире итеп Айсылу Сәлимова билгеләнде

«Көмеш кыңгырау» газетасының яңа баш мөхәррире итеп Айсылу Сәлимова билгеләнде
Айсылу Сәлимованың шәхси архивыннан

Айсылу Сәлимова «Көмеш кыңгырау» дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнгән.

«Айсылу Сәлимова «Көмеш кыңгырау» газетасында 2010 елдан бирле эшли, инициативалы булуы аркасында коллективта абруй казанды, аның газетаны тагын да кызыклырак итәрлек белеме, иҗат дәрте бар. Яңа баш мөхәрриргә уңышлар телибез», – диде «Татар-информ»га «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Айсылу Сәлимованы «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясенә Факил Сафин чакырган булган. «Аның урынбасары булып эшли башладым һәм хәзерге көнгә кадәр шул вазифада булдым. «Көмеш кыңгырау»ның ничек яшәвен, эшләвен күптәннән беләм. Без укучыларны, авторларны йөзләреннән, язмаларыннан таныйбыз, алар белән тыгыз бәйләнештә торабыз. Шушы бәйләнешне алга таба да югалтмыйча, яңа авторлар табып, иҗатка тартыла торган яңа балаларны үстерү юнәлешендә эшлисебез килә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, актив балаларны иҗатка җәлеп итү эшен дәвам итәчәкләр. «Яшь иҗатчыларны, авторларны үзебезнең ватсап төркеменә чакырабыз, аларга биремнәр, сораулар бирәбез. Чаллыдагы татар телендә белем бирә торган мәктәпләрдә еш булабыз, районнарга да барабыз. Кая барсак та, иҗатка тартылган балаларны барлыйбыз, элемтәдә тора башлыйбыз. Яңа бәйгеләр дә булачак. Кызыклы конкурслар оештырып, очрашуларга йөрүне дәвам итәчәкбез», - диде яңа баш мөхәррир.

«Көмеш кыңгырау» газетасына баш мөхәррир булып билгеләнергә тәкъдим иткәч, дулкынланып, куркып калдым. Аннан соң, бик теләп ризалыгымны белдердем», - диде Айсылу Сәлимова.

  • «Көмеш кыңгырау» газетасы – Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә чыга торган газета. Газетада балалар һәм яшүсмерләр проблемаларына, аерым алганда, мәктәп мәсьәләләренә, түгәрәкләр һәм секцияләр эшчәнлегенә зур игътибар бирелә, басмада юмористик шигырьләр һәм хәзерге заман авторларының тарихы, әдәби әсәрләр, «Әдәби хәзинә», «Шигъри тәрәзә», «Укучылар иҗаты», «Әкиятне үзебез язабыз» рубрикаларында урнаштырыла һ.б.
  • Фәнни-популяр стильдә табигать, тарих, география турында язылган мәкаләләр, һәр номерда ребуслар, табышмаклар, лабиринтлар, кызыклы биремнәр күп, материаллар иллюстрацияләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100