news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Көмеш кыңгырау» газетасының Шәүкәт Галиев премиясе ияләре билгеле

«Көмеш кыңгырау» газетасының Шәүкәт Галиев премиясе ияләре билгеле
"Көмеш кыңгырау" газетасы редакциясе фотолары

Бүген Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге №2 гимназиясендә «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы һәм Язучылар берлеге оештырган Шәүкәт Галиев премияләре тапшырылды.

Шәүкәт Галиев премиясе быел дүртенче  тапкыр бирелә. Ул 4 балага һәм бер өлкән язучыга газетада басылып чыккан язмалары, «Көмеш кыңгырау» белән даими хезмәттәшлеге өчен бирелә.

Быелгы лауреатлар:

1. Таңсылу Ганиева, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 8нче сыйныф.

2. Рәйсә Абдуллина, Балтач районы Карадуган гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы.

3. Айгөл Фәттахова, Арча районы, Шушмабаш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

4. Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе, 9нчы сыйныф укучысы.

Өлкән язучылар арасыннан премиягә лаек дип «Мәйдан» журналы баш мөхәррире, язучы, шагыйрь Лилия Фәттахова табылды.

«Шәүкәт Галиев премиясен бирә башлау яшь хәбәрчеләр саны артуга китерде. Беренче елда алар әле барыбер дә санаулы гына иде. Хәзер актив балаларыбыз елдан ел арта», - диде «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Резеда Гасыймова.

Баш мөхәррир Резеда Гасыймова әйтүенчә, җиңү өчен газета белән даими хезмәттәшлек итәргә, даими язарга кирәк. Бер конкрет язма гына бәяләнми, берничә язмага бәя бирелә. «Саллы, күләмле, фикерле язмалар, милли тематикага бәяләнә. Бу җиңүче балалар инде төрле жанрларда иҗат итә, өлкәннәр кебек фикерли», - диде ул.

«Бу минем икенче зур премиям. Беренчесе Гариф Ахуновныкы иде, икенчесе Шәүкәт Галиевныкы. «Көмеш кыңгырау»ны балаларның иҗатларын күргәне өчен хөрмәт итәм», - ди җиңүче Айгөл Фәттахова. Жюри аның көрәшче Данияр Моратов белән интервьюсын югары бәяләгән. Ул журналистика бүлегенә укырга керергә әзерләнә.

«Язмаларым үзенчәлекле һәм башкалардан аерылып тора. Шул җиңүемә йогынты ясагандыр», - диде Азалия Сабитова.

Премияне оештыручылар бүләкләү тантанасын җиңгән укучыларның берсе укыган уку йортында уздырырга дигән карарга килгән, шул сәбәпле 2 гимназияне сайлаган. Директорның тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Энҗе Нурисламова бу конкурсны бик югары бәяләде. Аның фикеренчә, гимназиядә җиңүче укучы барлыкка килүе гаҗәп түгел.

«Мондый сәләтле балалар булу өчен иҗади сәләтле балалар булуы, кызыксынган укытучылар, ата-аналар булуы, мәктәптә шартлар булдыру һәм җәмәгатьчелекнең шушы баланы күреп алуы да кирәк. Бездә милли мохит бар, публицистика белән кызыксынучы балалар бар», - диде Энҗе Нурисламова.

«Интернет-хәбәрче» номинациясендә бүләкләнүчеләр арасында шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның улы Ильяс та бар иде. Аның фикеренчә, гаиләдә татарча сөйләшкән баланың да теле балалар бакчасында үзгәрә һәм ул мәктәпкә рус телле булып килә. Балалар бакчаларында татар теленә күбрәк игътибар бирергә кирәк, ди ул. «Мин язганны укырлык итеп, балаларны укырлык итеп тәрбияли алмыйм икән, минем язудан ни мәгънә дигәннән чыгып, татарча сөйләшегез дигән басым астында үстердем», - диде ул.

Очрашуга газетаның беренче һәм икенче баш мөхәррирләре Нәсимә Садыйкова һәм Факил Сафин чакырылган иде. Алар бу премияне оештыручыларга, җиңүчеләргә теләкләрен җиткерде. Газета редакциясе аларның үзләренә дә бүләк тапшырды.

Тантаналы чарада Шәүкәт Галиев премиясеннән тыш башка бүләкләр дә тапшырылды.

Газета белән даими хезмәттәшлек өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең премияләре ияләре:

1. Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы Чаллы Башы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы. (Укытучысы Мингачева Ләйсән Фәргать кызы);

2. Адилә Мингарипова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы. (Укытучысы Тәнзилә Әсәтулла Закирова);

3. Әдилә Закирова, Чаллы шәһәре 41нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы. (Укытучысы Гөлия Наил кызы Вагыйзова);

4. Алия Вәлиева, Чаллы шәһәре 84 лицей-интернатның 9нчы сыйныф укучысы. (Укытучысы Сафиуллина Айгөл Рибелевна).

«Яшь шагыйрь» номинациясендә җиңүчеләр:

1. Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52 мәктәп;

2. Ильвина Вәлиева, Чаллы шәһәре, 42 мәктәп;

3. Ләйлә Хаҗиева, Чаллы шәһәре, 14 гимназия;

4. Зәлия Исламова, Аккүз мәктәбе;

5. Камилә Әхмәдиева, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе.

«Яшь журналист» номинациясендә җиңүчеләр:

1. Язилә Гәрәева, Чаллы шәһәре, 84 лицей;

2. Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы, Наласа мәктәбе;

3. Азалия Кәримова, Түбән Кама, «Адымнар» гимназиясе;

4. Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе;

5. Нәфисә Шәяхмәтова, Мамадыш районы, Дүсмәт мәктәбе;

6. Азалия Хәйбуллина, Тукай районы, Калмаш мәктәбе;

7. Айзилә Шафикова, Чаллы шәһәре, 54нче гимназия.

«Яшь видеожурналист» номинациясендә җиңүчеләр:

1. Инзилә Абдуллина, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2 гимназия;

2. Әминә Сәлимова, Чаллы шәһәре, 19 мәктәп.

«Интернет-хәбәрче» номинациясендә җиңүчеләр:

1. Рамазан Нурлыев, Чаллы шәһәре, 84 лицей;

2. Ислам Гиндуллин, Чаллы шәһәре, 18 лицей;

3. Ильяс Сираев, Чаллы шәһәре, «Адымнар» гимназиясе;

4. Азилә Сираҗиева, Чаллы шәһәре, «Адымнар» гимназиясе;

5. Әдилә Искәндәрова, Чаллы шәһәре, 29 гимназия;

6. Камилә Нургатина, Чаллы шәһәре, 54 гимназия.

«Акчарлак» һәм «Ирек мәйданы» газеталары белән берлектә оештырылган «Хи-хи хикәя» бәйгесе җиңүчеләре:

1. Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Җәнлек совхозы мәктәбе;

2 Салават Бәдретдинов, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе;

2. Рәйсә Абдулллина, Балтач районы, Карадуган мәктәбе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100