Хәзер авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчегә барлык шартлар бар. Эшләгән кешегә, хезмәт кешесенә хөрмәт бар бит ул. Авылда яшәгәч, башка җирдә эшләүне күзалламадым да. Туган яклардан читкә китеп тә эшләп карадым, әмма барыбер дә техникадан аерылмадым. Әти-әни дә колхозчылар иде. Алардан да күреп колхоз эшен сайлаганмындыр.
Урак яңгырлар аркасында сүлпәнрәк бара. Ә бит бөртеген дә югалтмыйча урып-җыясы иде. Күңелне бу мәсьәлә, әлбәттә, кыра. Уңышлар узган елгы чамасы кебек күренә. Алдагысын Ходай күрсәтер. Быелгы уракны да хәвеф-хәтәрсез, сәламәт булып, исән-сау тәмамларга язсын иде. «Саба игенчесе» дигән исемебезнең данын төшермәскә иде, ди ул.
Саба районының алдынгы хуҗалыклары сафында булган «Игенче» хуҗалыгында эшләүчеләр белән «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев сөйләште.