Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Комаров Миңнехановны Яңа ел белән котлады: Без тагын да ныграк бердәмләшәбез
Азагына якынлашып килүче 2024 ел «зур илебезне — гражданнар һәм хакимиятне, бизнес һәм дәүләтне» тагын да ныграк берләштерде. Бу хакта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны якынлашып килүче 2025 ел белән котлаганда белдерде.
«Без тагын да ныграк бердәмләшәбез, безнең көчебез, үз-үзебезгә һәм киләчәгебезгә ышанычыбыз арта», - дип белдерде Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.
«Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга киләсе елда тынычлык, шатлык һәм уңышлар телим. Имин тормыш, игелек һәм сәламәтлек! Яңа ел белән!» - дип йомгаклады сүзен Игорь Комаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз