news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Комаров Миңнехановны Җиңү көне белән котлады

Комаров Миңнехановны Җиңү көне белән котлады
Фото: Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады.

«9 Май – безнең бөтен халкыбызның бәйрәме. Бу батырлыкны һәм Җиңүне искә алу көне, бердәмлек, шатлык һәм кайгы көне – ул мәңгегә миллионнар йөрәгендә», – дип билгеләп үтә ул котлауда.

«Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар Россия иминлеген яклап, әтиләренең, бабаларының лаеклы эшен дәвам итәләр, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, Россия халкы да алар белән», – дип өстәде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

«Бәйрәм белән! Җиңү Көне Белән!» – дип йомгаклаган Комаров.

news_right_1
news_right_2
news_bot