news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Комаров демографиягә ярдәм итү өчен яңа илкүләм проектлар башлап җибәрү турында искәртте

2025 елдан Россиядә төбәкләрдә демографик вазгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу хакта Идел буе федераль округы РФ субъектлары дәүләт хакимияте закон чыгару органнары ассоциациясенең 74нче утырышында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров искәртте.

«2025 елдан Россиядә демографик вазгыятьне яхшыртуга, шул исәптән балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән яңа илкүләм проектлар эшли башлаячак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озак һәм актив тормыш» һәм «Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре», — дип санап китте Тулы вәкаләтле вәкил.

Аның мәгълүматларына караганда, Идел буе федераль округында 430 меңгә якын күп балалы гаилә яши. Аларның барысының да гамәлдәге ярдәм чаралары турында белүе мөһим. Моның өчен субъектларда тиешле аңлату эшләрен башкарырга кирәк.

Утырышта шулай ук Идел буе федераль округында «Россия Федерациясендә пробация турында»гы законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Исегезгә төшерик, катнашучыларга Татарстанның бу юнәлештәге тәҗрибәсе турында республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде.

Чара Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе, координатор Евгений Люлин рәислегендә Мордовиядә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100