news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Комаров Басаргин белән Идел буе округы буенча Ространснадзор эше хакында фикер алышты

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе – Россиянең баш транспорт инспекторы Виктор Басаргин белән очрашты. Очрашу Түбән Новгородта узды, дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.

Комаров һәм Басаргин шул исәптән Идел буе федераль округы буенча Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Төбәкара территориаль идарәсе эше хакында да фикер алышты. Әлеге идарә узган елда оештырылган. Аның төп максаты – территориаль органнарны оптимальләштерү һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеген көчәйтү.

Идел буе федераль округы буенча Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Төбәкара территориаль идарәсен Виталий Недоконцев җитәкләде, аны Комаровка тәкъдим иттеләр. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә идарә транспорт иминлеге, гражданнар авиациясе, тимер юл, эчке су, автомобиль, шәһәр җир өсте электр транспорты һәм юл хуҗалыгы өлкәсен контрольдә тота.

Транспорт хезмәте күрсәтүнең иминлеге һәм сыйфатын күтәрү идарәнең эш нәтиҗәсе булырга тиеш, дип искәртте Комаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100