news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Комарлы уеннар оештырылган биналарның милекчеләрен җинаять җаваплылыгына тарту зарур – Р.Шәйдуллин

“Халык инвентаризациясе” акциясе кысаларында Казанда 230 уен автоматы гамәлдән алынган

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1-30 октябрьдә, Казан каласы Башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты башлангычы һәм мэр Илсур Метшин ярдәме белән, “Халык инвентаризациясе” шәһәр акциясенең III гомумшәһәр этабы кысаларында, законсыз оештырылган уен эшчәнлеге турында гражданнардан 104 мөрәҗәгать килеп ирешкән (аларның 63е – торак булмаган биналардагы хилафлыклар буенча). Аларның 98е - уен салоннары турында, 3се – лотерея, 1әре – букмекерлык конторасы, фахишәлек йорты, наркопритон турында. Халыктан уен салоннары, букмекерлык конторалары, тотализаторлар, покер клублары эшләве һ.б. шундый социаль яктан һәм икътисади куркыныч тудырган объектлар турында мәгълүматлар тәүлек әйләнәсе 200-04-04 телефон номеры, Казан мэриясенең интернет-кабул итү ресурсы аша һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетында кабул ителә. Аларның нәтиҗәләре буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан 230 уен автоматы, 111 монитор, 102 компьютер, 26 каты диск һәм плата алынган, 27 җаваплы зат административ җаваплылыкка тартылган.

Акциянең III гомумшәһәр этабы барышы һәм аның нәтиҗәләре турында республика башкаласы җитәкчелегенең бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә җир һәм милек мөнәсбәтләре комитеты башлыгы Ратмир Шәйдуллин сөйләде. Аның сүзләренчә, җавапка уен салоннарындагы администраторлар гына тартылуы, штрафларның дә зур булмавы проблеманы тамырыннан корытырлык түгел, шуңа да андый законсыз бизнес объектлары урнашкан һәм халык җыеп комарлы уеннар оештырылган биналарның милекчеләрен җинаять җаваплылыгына тарту зарур. Ник дигәндә, уен автоматларын, башка төр уен җиһазларын полиция, юк итү максатында, тартып алуга, салон ябылуга карамастан, якын арада шушы ук хәлләр кабатлана тора, салынган штрафлар да сизелерлек түгел. Мисал өчен, Казанның Вишневский ур., 21 адресы буенча урнашкан кунакханә бинасының 1 нче катында законсыз уеннар оештырылуы фаш ителеп, 70 уен аппараты тартып алынган. Декабристлар ур., 131 адресы буенча ачыктан-ачык уен бизнесы оештырган һәм дистәләп җиһаз алынган, элмә тактада исә мизгел эчендә лотерея уйнату салоны булуы турында теркәлгән булган.

Законсыз уен бизнесы оештыручыларга бәйле эшләр буенча җавапларда, ә алар ЭЭМ һәм Прокуратурадан килгән, бина милекчеләре турында берни әйтелми. Ә уен салоннары ябыла да тагын шунда ук ачыла, арада 2-3әр тапкыр административ җавапка тартылганнар эшләвен дәвам иттерә. Салон администраторлары – найм буенча эшкә алынган хезмәткәрләр, ә уен эшчәнлеген оештыруда турыдан-туры катнашучылар түгел. Шулай булгач, территорияләрне контрольда тотарга тиешле вазифаи затларга карата хезмәти тикшерүләр үткәрү урынлы, чөнки җинаяти килешү булу ихтималы бар, дип саный Ратмир Шәйдуллин.

Бүген башкала җәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсенә җитәкчелек иткән Башкарма комитет башлыгы Денис Калинкин бу мәсьәләдә: “Уен бизнесына каршы көрәшүе алай җиңел генә булса, проблема хәл ителгән булыр иде инде... Безгә полиция, тикшерү органнары, прокуратура һәм район хакимиятләре көчләренең һәм башка структураларның уртак эшләвен ничек итеп оештыру турында уйлашырга иде... Безгә уеннар челтәре башлыкларына, аларны яклаучыларга чыгарга кирәк”, - диде.

Аерым алганда, докладта түбәндәгеләр ачыкланды.

Мәскәү районы территориясендә 28 салонның (шәһәр районнары буенча иң күбе) кыңгыр юл белән шыпырт кына акча эшләве ачыкланган, Совет районында – 20 шундый объект, Идел буе районында – 18, Вахитов районында – 17, Авиатөзелеш районында – 16, Яңа Савин һәм Киров районнарында - 14 һәм 7 объект.

Һәр килгән хәбәр буенча комитет хезмәткәрләре, тиешле урыннарга барып, закон бозу очракларын фотога теркәп, үз ягыннан чарасын күргән. Барлыгы 71 объект буенча материаллар закон һәм хокук саклау органнарына – ТР Прокуратурасына, ТР буенча ЭЭМ һәм ТР буенча Үзкуркынычсызлык федераль хезмәте идарәсенә җибәрелгән.

Ратмир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, законсыз төстә эшләп килгән уен эшчәнлеге хакындагы мөрәҗәгатьләр алга таба да кабул ителә. Иң актив һәм иң күп мәгълүмат бирүчеләргә исә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, дип вәгъдәләде комитет башлыгы Р.Шәйдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100