news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан командалары робототехника турнирында бөтен призлы урыннарны яулады

«Сугышчан роботлар лигасы» ярышларында барлык өч призлы урынны да Татарстан Республикасы командалары яулады. Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында шул хакта хәбәр иттеләр.

Билгеләп үтелгәнчә, мондый ярышларны уздыру «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты бурычларына җавап бирә.

Турнир Ижевскида узган «Калашников-Технофест» робот техникасы фестивале кысаларында узды. Ярышларда Destructor-sinus командасы җиңү яулады. Икенче урында – «Деревенские пацаны» коллективы, өченчедә – Destructor-dabl командасы.

Беренче һәм өченче урыннарны алган командалар «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендә технопаркы» дәүләт автоном учреждениесе исеменнән чыгыш ясый. Шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе командасы көмеш медальгә лаек булды. Ярышларда катнашкан һәр роботның авырлыгы 1,5 килограммнан артмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot