news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Командама сокланам һәм рәхмәтлемен – Ришат Гыйләҗетдинов

"Динамо-Казан" волейбол командасы баш тренеры уенчыларның идеаль дәрәҗәгә якын уен күрсәтүләрен билгеләп узды.

Командама сокланам һәм рәхмәтлемен – Ришат Гыйләҗетдинов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов Россия чемпионатында беренче финал матчына үз бәясен бирде. "Идеаль уен була алмый. Ләкин бүген шуңа якын дәрәҗәдә уен күрсәттек", – диде остаз уеннан соң. Бу хакта  "Р-Спорт"  җиткерә.

Исегезгә төшерәбез, кичә "Динамо-Казан" кызлары Мәскәүдә финал сериясенең беренче матчында җирле "Динамо" командасын отты (3:0). Өч җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә кенче матч бүген кабат Мәскәүдә уза.

"Әлегә нәрсә бәрабәренә бүген шундый нәтиҗәгә ирешә алуыбызны әйтүе кыен. Әмма команда белән соклануымны һәм бүгенге күрсәткән уеннары өчен аларга рәхмәтле булуымны җиткерә алам. Нәтиҗә күпчелек дәрәҗәдә көчле холыкка бәйледер", – диде Ришат Гыйләҗетдинов. 

Сүз уңаеннан, әле узган шимбәдә генә "Динамо-Казан" Европа волейбол конфедерацияләре кубогының финалында Италия клубына каршы катлаулы матчта җиңүгә ирешкән иде. 

"Европа кубогы ярышында җиңү безнең өчен зур кыйммәткә ия иде һәм без ул максатка ирештек. Хәзер инде яңа максатлар куябыз. Җиңел булмаячак. Без моңа әзерләндек Күп әйбер безнең уенга һәм әзерлегебезгә бәйле булачак", – диде Гыйләҗетдинов.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100