news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Команда бик яхшы әзерләнде һәм яхшы уен күрсәтте – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры матчка әзерлек җитди булуын ассызыклады.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). “Лада” командасына каршы уеннан соң (3:1) уздырылган матбугат конференциясе вакытында “Ак Барс” хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов нәтиҗәдән канәгать калуын белдерде.

“Команда уенга бик яхшы әзерләнде һәм бозда шактый дөрес эшләде. Гол кертерлек мөмкинлекләр булды һәм аларны тормышка ашырырга кирәк иде. Әмма барысы да барып чыкмады. Тулаем алганда, нәтиҗә белән канәгатьмен”, – Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер “Лада”ның җиңелүләр сериясенә игътибар итмәүләрен дә җиткерде.

“Без “Лада”ның җиңелүләр сериясе турында уйламадык. Без ул команданы, анда үзен күрсәтергә омтылган яшь хоккейчылар барлыгын белдек. Матчка җитди әзерләндек”, – диде Билалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot