news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Команда белән ни булдымы? Җавабым юк – Сергей Рыжиков

"Рубин" футбол командасы капкачысы Россия футболчыларыннан гына команда төзү мөмкинлегенә кагылышлы фикерен җиткерде.

Команда белән ни булдымы? Җавабым юк – Сергей Рыжиков
Ильнар Тухбатов

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Рубин" футбол командасы капкачысы Сергей Рыжиков "Терек"ка каршы уеннан соң (0:1) җиңелүнең сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

"Кыштан соң команда белән ни булды, дисезме? Белмим, моңа аңлатма бирә алмыйм. Җавабым юк. Кар йомарлаган кебек, матч саен начарая гына бара. Имгәнүләр күп, көндәш капкасы каршында мөмкинлекләр тудыра алмыйбыз, гол керттерәбез", – диде Сергей Рыжиков. 

Капкачыдан, команда ветераны буларак, баш тренерга Россия уенчыларыннан гына команда төзү тәкъдимен җиткермисезме, дип тә сорадылар. 

"Бездә аның кадәр Россия уенчысы җыелмас иде. Командада 23 уенчы һәм аның 11е чит ил футболчысы. Россия уенчыларының өчесе имгәнде. Дубль командадан уенчылар алсакмы?  Бу карарны тренер һәм клуб җитәкчелеге генә хәл итә", – диде капкачы.
 
Капкачы "Терек"ка каршы уенда "Рубин"ның бер генә мөмкинлек тудыра алуын да билгеләп үтте.
 
"Беренче таймда ярым-мизгел тудыра алдык – Рифат Җамалетдинов Эльмир Нәбиуллинга яхшы пас бирде. Ике татар уйнады. Бетте шуның белән", – диде Рыжиков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100