news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Колыма хикәяләре авторы Ибраһим Сәлаховның 105 еллыгына Күкчәтауда китап тәкъдим ителде

Язучының юбилее уңаеннан Күкчәтауның Татар мәдәни үзәге төрле мәдәни чаралар оештырды.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Казакстанның Күкчәтау шәһәрендә татар язучысы Ибраһим Сәлаховка багышланган китап киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. Шулай ук язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче фильм күрсәтелде, дип хәбәр итә “Казинформ”.

Танылган Колыма хикәяләре – “Тайгак кичү” повесте авторы Ибраһим Сәлаховның (1944–1998) тууына быел 105 ел тула. Язучы тумышы белән Күкчәтаудан. Ике дистәдән артык китап авторы репрессиягә эләгеп, төрмәләрдән 1947 елда бер аяксыз, кулы сынган һәм күзләре начарайган хәлдә кайта. 1956 елда СССР Югары суды тарафыннан тулысынча реабилитацияләнә.

Автобиографик “Тайгак кичү” повесте өчен Ибраһим Сәлахов Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Күкчәтауда аның истәлеге кадерләп саклана. Шәһәрдәге урамнарның берсе аның исемен йөртә. Биредә ул элек җирле татар оешмасын җитәкләгән, шәһәрнең мактаулы гражданины булган.

Язучының юбилее елында шәһәрнең Татар мәдәни үзәге төрле мәдәни чаралар оештырды. Ибраһим Сәлаховның аянычлы язмышына, иҗатына багышланган “Забвению не подлежит” китабын тәкъдим итү кичәсе – шуларның берсе. Китапның авторы – танылган журналист Лариса Аитова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100