news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Коляскалы спортчылар арасында илкүләм баскетбол турниры Казанда үтәчәк
Ярышта Казан, Ижевск, Мәскәү, Владивосток, Чиләбе, Чаллы һәм Ульяновск командалары чыгыш ясаячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”) Казанда коляскалы спортчылар арасында баскетбол буенча Бөтенроссия турниры үтәчәк. 26-27 ноябрьдә узачак ярышларда 90 спортчы катнашачак, дип хәбәр итә “Татмедиа” агентлыгының гаммәви коммуникацияләр белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.
Васильево бистәсендәге “УНИКС” баскетбол клубының укыту-күнекмә үзәге спорт мәйданында узачак ярышта Казан, Ижевск, Мәскәү, Владивосток, Чиләбе, Чаллы һәм Ульяновск командалары чыгыш ясаячак.
Турнир Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте, Россиянең инвалидлар спорт берлеге һәм Бөтенроссия инвалидлар берлегенең Татарстан бүлеге тарафыннан оештырыла. Җиңүчеләр иң күп җыйган очколар буенча билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot