news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коляскада йөрүче блогер Миләүшә Зарипова: Уңайлы мохит буенча Казан беренче урында

Берничә ел элек «Уңайлы мохит» дигән шаукым булып алган иде. Инвалидлар өчен уңайлыклар тудыру максатыннан программалар тормышка ашырылды. Вакыт узды – ә уңайлыклар булдырылдымы? Коляскада йөрүче блогер Миләүшә Зарипова Казанда уңайлы мохит буенча зур эш эшләнгәнен әйтә.

Коляскада йөрүче блогер Миләүшә Зарипова: Уңайлы мохит буенча Казан беренче урында
Фото: блогерның социаль челтәрдәге битеннән

Уңайлы мохит буенча Казаныбыз белән Мәскәү һәм Питерны чагыштырсак, Казан – беренче урынны ала. Минем Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да булганым бар, анда инвалидлар өчен мөмкинлекләр бигрәк аз!

Мин үзем руль артында йөрим. Инвалидлар өчен тәгаенләнгән парковка урыннарын сәламәтлекләре яхшы кешеләр кулланулары борчуга сала, әлбәттә. Әйтсәң, талаша башлыйлар.

Тагын бер борчулы мәсьәләгә басым ясыйсым килә: юл чатларындагы бордюрлар биек, пандуслар юк, менү бик кыен. Менә шушы мәсьәләләргә игътибар итсеннәр иде, ди ул.

Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларын «Интертат» сайты өчен «Юлай юллый» проектының чираттагы чыгарылышы кысаларында журналист Юлай Низаев белеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100