news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Колорит Казани» фестиваль-бәйгесе Татарстан башкаласында узачак

Фестиваль «Берега надежды» Халыкара иҗади проектының бер өлеше булып тора.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Октябрьдә Татарстан башкаласында «Колорит Казани» дип аталган балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр профессиональ иҗади коллективларының халыкара фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль «Берега надежды» Халыкара иҗади проектының бер өлеше булып тора. Ул 2017 елның 14 – 15 октябрендә «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә үтәчәк.

Чараның максаты - иҗади коллективларның тәҗрибәсе һәм сәнгать уңышлары белән алышу, онытылмаслык бәйрәм мохите булдыру, балалар һәм яшьләрнең интеллект дәрәҗәсен күтәрү. Бәйгедә осталык дәресләре, профессиональ жюри әгъзаларыннан файдалы киңәшләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап булачак.

«Берега надежды» проекты 9 ел дәвамында эшли. Шул вакыт эчендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Казан, Волгоград, Севастополь, Анапа, Бөек Устюг, Красноярск, Пермь, Төмән һәм башка шәһәрләрдә, шулай ук Белоруссиянең Могилев шәһәрендә уза. Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗатына багышланган 70тән артык фестиваль-бәйге оештырылган. Ел саен бәйгенең географиясе киңәя.

Чарада вокал, хореография, рәсем сәнгате, театраль һәм инструменталь жанр һәм башка номинацияләр буенча катнашырга мөмкин.

Конкурсантларны Россия һәм БДБ илләренең күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, композиторлар, хореографлар, шоу-бизнес һәм гамәви мәгълүмат чарасы вәкилләре бәяләячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot