Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Көллиятне тәмамлаучы югары уку йортына ташлама белән охшаш белгечлеккә генә керә алачак

Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы бүген пленар утырышта икенче һәм өченче укылышта шундый ук белгечлекләр белән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча гына югары уку йортларына керүне чикләүче закон проектын кабул итте. Бу хакта парламентның түбән палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзгәрешләр «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелде. Бу яңалык көллиятне тәмамлаучылар югары уку йортларына «бакалавриат белем бирү программаларының юнәлеше (профиле) һәм урта һөнәри белем бирү программаларының юнәлеше (профиле) туры килгән очракта керү сынаулары нәтиҗәләре буенча» керә алачагын белдерә.
Әгәр дә көллиятне тәмамлаучы аны тәмамлаганнан соң башка юнәлешне сайласа, югары уку йортына керү өчен аңа Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга туры киләчәк.
Яңа закон 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Элегрәк законнарда көллиятне тәмамлаучының югары уку йортына ташламалы кергәндә белгечлеккә туры килү турында төзәтмә юк иде, дип белдерә ТАСС.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин элегрәк белдергәнчә, абитуриентларның 41 проценты ташламаны Урта һөнәри уку йортларын тәмамлагач югары уку йортларына керү өчен куллана башлаган. «Кагыйдә буларак, профиль буенча түгел», - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз