news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коллекторлар россиялеләрнең биометрик мәгълүматларын куллана алачак

Бурычлыга шалтыраткан вакытта аның тавышы Бердәм биометрик система буенча тикшереләчәк.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Коллекторлар Россия Бердәм биометрик системага (ЕБС) керү мөмкинлеген алачак һәм бурычлыларны тавышлары буенча таныячак. Бу хакта “Известия” яза.

Коллекторлар биометрик мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнмәячәк, алар аны бурычларны сатучы кредит оешмаларыннан алачак. Телефоннан шалтыратканда, бурычлының тавыш күчерелмәсе Бердәм биометрик система буенча тикшереләчәк.

Бердәм биометрик системасы быелның 1 июленнән эшли. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot