news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коллекторлар махсус хәрби операциядә катнашучылардан бурычларын түләттерүне туктатты

2024 елның декабреннән Россиядә профессиональ коллектор оешмалары махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның хатыннарыннан 500 миллион сумнан артып киткән һәм вакытында кайтарылмаган кредитларны түләттерүне туктатты. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Профессиональ коллекторлык агентлыклары илкүләм ассоциациясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлеге чара узган елның ноябрендә Президент тарафыннан имзаланган федераль закон кысаларында гамәлгә ашырыла. Ул 2024 елның 1 декабреннән соң Кораллы көчләрдә ким дигәндә бер ел хезмәт итү турында контракт имзалаган хәрбиләрнең 10 миллион сумга кадәр кредит бурычын исәптән чыгаруны күздә тота. Бурычларны түләтү турында югарыда күрсәтелгән датага кадәр үз көченә кергән суд карарының булуы йөкләмәләрне туктату өчен шарт булып тора.

Профессиональ коллекторлык агентлыклары илкүләм ассоциациясе мәгълүматлары буенча, барлыгы 2,6 меңнән артык кредитны түләттерү туктатылган. Ассоциациядә искәртүләренчә, мондый инициативаларны үтәү хокукый гына түгел, социаль яктан да мөһим. Белгечләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең мөрәҗәгатьләрен оператив рәвештә эшкәртергә омтыла, дип билгеләп үттеләр ассоциациядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100