Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы суды коллективына яңа рәис тәкъдим иттеләр
Бүген Чаллы шәһәр суды коллективына яңа рәис – Радик Зиннәтовны тәкъдим иттеләр.
27 июльдә Россия Президенты Владимир Путин суд системасында кадрлар билгеләүләр турындагы указны имзалады. Кадрлар үзгәреше Чаллыга да кагылды - Радик Зиннәтов шәһәр судының яңа рәисее итеп билгеләнде.
Яңа рәисне Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.
Җәүдәт Салихов суд коллективына һәм Чаллы мэрына эшләре өчен рәхмәт белдерде, быел сентябрь аенда узачак Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирергә кирәклеген искәртте.
Җәүдәт Салихов судның хезмәт коллективы белән очрашты, анда 190нан артык кеше эшли.
Иртәгә Чаллы шәһәр суды бинасында Татарстан Республикасы судьяларының киңәшмәсе узачак. Чарада соңгы алты айдагы эшкә йомгак ясарга һәм елның икенче өлешенә планнар турында фикер алышырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз