Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда рус теле буенча БДИдан йөз балл җыйган укучылар саны 38 кешегә арткан
Татарстанда рус теле буенча БДИдан йөз балл җыйган укучылар саны узган ел белән чагыштырганда 38 кешегә арткан. 71 чыгарылыш сыйныф укучысы бу имтиханнан 100 балл туплаган. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 72нче мәктәбендә журналистларга шулай дип белдерде.
«Быел республикада рус теле буенча уртача балл 66.66 тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 1.4 баллга күбрәк. Тулаем Россия буенча чагыштырсак, бездә уртача нәтиҗә 2.6 баллга югарырак», - диде ул.
Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда шулай ук тарих буенча БДИның уртача баллы арткан, әмма химия һәм әдәбият буенча кимегән. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, әдәбият буенча БДИ нәтиҗәсе Россиядәге уртача күрсәткечтән 8.5 баллга, ә химия буенча 5.8 баллга югарырак.
«Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары БДИга җитди әзерләнде. Алар ничек шөгыльләнсә, үзләренең интеллектуаль хезмәтләреннән шундый нәтиҗә алды. Укытучылар да квалификацияләрен арттырды», - дип искәртте Һадиуллин.
Ул шулай ук үткән имтиханнарда чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан бернинди хокук бозулар теркәлмәвен билгеләп үтте. «Имтиханнан куып чыгару очраклары булмады. Укучылар имтиханнарга ничек әзерләнергә кирәклеген бик яхшы аңлый», - дип белдерде министр.
Һадиуллин имтиханнардагы биремнәрнең федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз