news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тычкан бизгәге йоктыру очраклары ике тапкыр арткан

Татарстанда бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыру очраклары ике тапкыр арткан. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - сезонлы инфекция, ул әлегә быел актуаль булып кала. Без чирнең чираттагы цикллы күтәрелешендә торабыз. Татарстан Республикасы өчен цикллылык өч-дүрт ел тәшкил итә. Узган ел чираттагы күтәрелеш башланды. Бүгенге көнгә җиде ай эчендә 324 авыру очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда ике тапкыр артыграк», - дип сөйләде Любовь Авдонина.

Шул ук вакытта, статистика уртача күпьеллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә тора, дип өстәде ул.

«Бүгенге көндә табигать шартларында авыру йоктырган кимерүчеләр саны әлегә югары булып кала. Кимерүчеләрнең бөер синдромлы геморрагик бизгәк вирусы йоктыруы шулай ук уртача күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак», – дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Ул урманда җиләк һәм гөмбә, шулай ук бакчада уңыш җыю чорында барлык профилактика чараларын үтәргә кирәклеген әйтте.

«Авыру бик җитди, бөерләргә зыян килә. Үлем очракларының проценты да шактый югары, шуңа күрә профилактика чараларын үтәргә кирәк, чөнки бу бизгәккә каршы вакцинация әлегә юк», - диде Любовь Авдонина.

news_right_1
news_right_2
news_bot