Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан - Сухум маршруты буенча рейслар саны атнага өчкә кадәр артачак
Бүген Казаннан беренче тапкыр Сухум шәһәренә туры авиарейс ачылды. Бу юнәлешкә ихтыяҗ зур булу сәбәпле, 1 августтан очышларның ешлыгын атнага икедән өчкә кадәр арттырачаклар. БNordwind Airlines авиакомпаниясенең сату бүлеге башлыгы Александра Галикбарова журналистларга шул хакта хәбәр итте.
«Хәзер Абхазия үсеш кичерә, һәм Сухум юнәлешенә ихтыяҗ зур. Шул сәбәпле, инде августта ук шимбә көннәрендә очышларның ешлыгын арттырачакбыз», - дип сөйләде ул.
Галикбарова билгеләп үткәнчә, әлегә Казаннан Сухумга очышлар расписаниесе октябрьгә кадәр формалаштырылган. Рейска билетларны мөстәкыйль рәвештә сатып алырга, шулай ук туроператор - авиакомпания партнерларыннан да сатып алырга мөмкин, дип искәртте ул.
«Беренче рейстагы пассажирларның төп массасы – билетларны мөстәкыйль рәвештә сатып алган кешеләр», – дип ачыклык кертте Nordwind вәкиле.
Аның фикеренчә, бу авиарейсны ачу Казан аэропортын үстерү өчен дә, Сухум өчен дә мөһим.
«Абхазия истәлекле урыннарга бай, табигате матур. Ә Казан аэропорты яңа юнәлешләр, бигрәк тә халыкара юнәлешләр ачуга һәрвакыт шат», - дип сүзен төгәлләде Галикбарова.
Әлегә Казан – Сухум маршруты буенча рейслар Airbus A321 самолетында атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак, очкыч 220 пассажирны сыйдыра. Очыш 3,5 сәгать чамасы дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз