news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгородта пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны 25 кешегә җиткән

Белгородта Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны 25 кешегә җиткән. Бу хакта Белгород өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Шуваев хәбәр итте.

Элегрәк Белгородта Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында 13 кешенең, шул исәптән ике баланың төрле тән җәрәхәтләре алуы хакында хәбәр ителгән иде. Моннан тыш, дүрт күп фатирлы йорт, административ бина, социаль һәм коммерция объектлары зыян күргән, пилотсыз очкычлар шартлау нәтиҗәсендә ике автомобильгә һәм шәхси йортка ут капкан.

Шуваев сүзләренчә, бер бала хастаханәгә озатылган – аның хәле уртача дип бәяләнә. Моннан тыш, 13 олы кеше хастаханәләрдә кала, аларның берсе бик авыр хәлдә. Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.

«Соңгы мәгълүматлар буенча, өч кеше һәлак булган. Аларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Туганнары һәм якыннары өчен бу хәсрәтне бернинди сүзләр дә җиңеләйтә алмаячагын аңлыйм. Барыбыз да кайгыгызны уртаклашабыз һәм сезнең белән бергә кайгырабыз», – дип өстәде Шуваев.

Төбәктә Украинаның барлыгы 162 пилотсыз очкычы бәреп төшерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot