Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Амур газ-химия комплексындагы янгында һәлак булучылар саны җидегә җиткән
Амур газ-химия комплексындагы янгында һәлак булучылар саны җиде кешегә җиткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы предприятие матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Элегрәк янгын нәтиҗәсендә 131 кешенең зыян күрүе турында хәбәр ителгән иде. Һәлак булучылар арасында Кытай гражданины да бар, ул подряд оешмасы хезмәткәре булган.
«Эзләү-коткару эшләре барышында подряд оешмасында эшләгән Кытай Халык Республикасы гражданнарының тагын дүрт мәете табылган. Шул рәвешле, җиде кешенең үлеме рәсми рәвештә расланган», - дип хәбәр иттеләр предприятиедә.
Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган 36 кеше хастаханәгә озатылган. Тагын 116 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, аларга хастаханәдә дәвалану кирәк булмаган. Тагын 9 кешенең язмышы әлегә билгесез булып кала.
Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән. Аның сәбәпләрен ачыклау өчен махсус комиссия төзелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз